Петербург скульпторы Мәҗит Гафури һәм Габдулла Тукайга һәйкәл макеты ясаган
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Уфада Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафурига һәйкәл куелачак. Скульптура макетын Петербург скульпторы Әхнәф Зыякаев әзерләгән. Һәйкәлне ике шагыйрь очрашкан урынга - элеккеге «Сабах» кибете бинасы янында урнаштырырга уйлыйлар. Яисә һәйкәл В.И.Ленин исемендәге паркта урын алачак.