Актанышта данлыклы шәхесләр һәм авыл хуҗалыгы уңышлары турында күргәзмә әзерлиләр
(Актаныш, 2 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Тимерова). Актанышның игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары, данлыклы шәхесләре белән таныштыручы күргәзмә быел Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Казан дәүләт аграр университеты белән үзара хезмәттәшлек нигезендә, университетның һәм техникумның укыту-тәҗрибә участокларында яңача эшләү мөмкинлекләре дә карала. Техникумның хуҗалык җирләрендә теплица булдыру һәм яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнү бурычы куела. 2022 елның маенда Казан аграр университетына нигез салынуга 100 ел тула. Әлеге күркәм тантанага әзерлек барышында университет базасында Актаныш авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, фәнни үсешен, казанышларын чагылдырган махсус мәйданчык булдыру да планлаштырыла.