Әлки районында куертылган һәм коры сөт җитештереләчәк
(Әлки, 2 март, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Әлки районының «Хузангай» җәмгыяте быел куертылган сөт һәм сөт порошогы җитештерә башлый. Җәмгыять җитәкчелеге хәзер моның өчен җиһазлар сатып алу буенча килешүләр төзи. 2021 елда ук инде куертылган һәм коры сөт линияләре продукция чыгаруга керешәчәк. Җәмгыятьнең май-сыр заводында хәзер атланмай, алты төрдә сыр җитештерелә.