Чирмешәннең Әмир авылында сугыш чоры балаларына ай саен бушлай товар бирәләр
(Чирмешән, 2 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында февральдән башлап, сугыш чоры балаларына ай саен ике мең сумлык товар бирәләр Бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның әлеге игелекле проекты кимендә биш ел дәвамында гамәлдә булачак. Кырыклап әби һәм бабай авылдашларының бу кайгыртуына бик рәхмәтле. «Миндар һәм Фазыл авыл халкы өчен күп эшләделәр, Әмирнең дәрәҗәсен нык күтәрделәр. Маллары артсын, исән-сау яшәсеннәр. Аларның бүләкләрен кибеттән генә барып алабыз, нәрсә кирәк, шуны бирәләр, рәхмәт яусын, — диде 83 яшьлек Бибинур Гомәрова.