8 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус чикләүләрен йомшарту карарын март бәйрәменнән соң кабул итәчәкләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, язгы бәйрәм вакытында чикләүләрне йомшарту эпидемиологик вазгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин. «Яңа карар республика гадәти эш режимына кайткач кабул ителәчәк», — дип вәгъдә итте Татарстан баш санитар табибы.