Татарстан баш эпидемиологы: Ковидтан дарулар юк, прививка белән сакланырга мөмкин
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирусны җиңә торган нәтиҗәле препарат юк, ләкин вакцинация ярдәмендә Covid-19 инфекциясен йоктырудан үзеңне сакларга була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья иммунитет көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов шул хакта сөйләде. «Чынлыкта, бүгенге көндә коронавирус инфекциясеннән дәвалый торган дарулар юк. Авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә торган препаратлар күп», - дип искәртте спикер. Лопушов сүзләренә караганда, препаратларның нәтиҗәлелеге бар, әмма ул теләгәнчә үк югары түгел. Әгәр кеше прививка ясатса, аның организмы инфекциягә каршы тора алачак. «Бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясе турында мәңгегә оныту өчен максималь коллектив иммунитет булдырырга тырыша. Авыруның беркая да китмәячәге аңлашыла, ул безнең арада булачак. Әмма ул инде элеккечә зыян китермәячәк», - дип йомгак ясады ул.