Казанда Фәнис Яруллин истәлеген мемориаль такта ачачаклар
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Мемориаль такта урнаштыру турында тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. «Казанда Жуковский урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан бина фасадына Фәнис. Яруллинга мемориаль такта кую турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы администрациясе тәкъдимен кабул итәргә», — диелә документларның берсендә. Тактада шагыйрь 2005 елдан алып 2011 елга кадәр шушы йортта яшәгән, дип язылачак.