Кукмарада 400гә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан
(Кукмара, 1 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Бүгенге көндә Кукмарада 400гә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәйзуллин сөйләде.
«Бүгенге көндә районда 390 кеше „Гам-КОВИД-Вак“ вакцинасы ясатты, шуларның 133е икенче дозаны да алды. Аларның күбесе — медицина хезмәткәрләре һәм табиблар. Беркемнең сәламәтлегендә тайпылышлар күзәтелмәде», — диде Илназ Фәйзуллин.
Табибның сүзләренчә, дәваханәгә яңадан 330 кешелек вакцина кайтты. Ул махсус суыткычларда минус 18 градуста саклана. Әлегә кадәр кулланылган вакцинаның бер ампуласы 5 кешегә исәпләнгән иде. Ә яңа партиядә бер ампула бер генә кешегә ясала.