Россиялеләр паспортында прививкалар турында «медицина» бите булдырырга тәкъдим итәләр
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына россиялеләрнең паспортына прививкалар турында да мәгълүмат кертергә тәкъдим ителде. Бу тәкъдим белән беренче булып Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы башлыгы урынбасары Владимир Петров мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Бүген дөньяда Covid-19 коронавирусыннан прививка ясау фактын документаль теркәү мәсьәләсе тикшерелә. Бу уңайдан, «паспортта прививкалар турында мәгълүмат язылган „медицина“ бите булдыру идеясе бар, чөнки кеше кайда гына барса да паспортын үзе белән ала».
Анда коронавирустан вакцинацияләнү турында гына түгел, экзотик илләргә барганда ясаткан башка прививкалар турында да мәгълүматларны теркәргә мөмкин, дип тәкъдим ителә.