2021 елның беренче яртысында Россиядә кече бизнесны исәпкә алу оештырыла
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында Россиядә кече бизнесны исәпкә алу оештырыла. Бу уңайдан 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләре Россиянең Дәүләт статистика федераль хезмәте сайтыннан яки дәүләт хезмәтләре порталыннан анкета үрнәген алып, аны тутырырга һәм статистика хезмәтенә илтеп бирергә яки электрон почтасына җибәрергә тиеш. «Россиядә кече бизнес вәкилләре биш ел саен исәпкә алына. Бу аларның ихтыяҗларын белү, кече бизнесны үстерү өчен чаралар күрү өчен эшләнә. Россиядә теркәлгән предприятиеләрнең 75 проценты кече бизнеска карый, алар 15 миллион кешене эш белән тәэмин итә», — дип белдерделәр Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органында.