Елның беренче көнендә Казан паркларында бәйрәм кичәләре, урам спектакльләре дәвам итә
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнварда Казан паркларында яңа ел программасы дәвам итә. Казанлылар һәм башкала кунаклары урам спектакльләрен карый һәм ретро кичәләрдә катнаша алачак, дип хәбәр итә kzn.ru.
1 гыйнварь 15.00 сәгатьтә Казанның «Калейдоскоп» паркында «Кыш Бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы узачак. Әкиятләрдәге тылсымчы һәм аның ярдәмчеләре шәһәр халкын 2021 ел белән котлап, уеннар һәм конкурслар әзерләгән.
«Оперение» театр студиясе дә бәйрәм кәефен бүләк итәчәк – артистлар ачык һавада спектакль күрсәтә. 16.00 сәгатьтә тамаша «Казан» Гаилә үзәге янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамындагы паркта үтәчәк.
19.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында ел саен үткәрелә торган ретро карнавал — совет чоры Яңа ел мохитен тудырачак. Биредә яраткан кинофильмнардан биюләр, музыка һәм тематик фотозона көтә.
Мәгълүм булганча, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнде, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел бәйрәме көннәрендә ачык һавада 130 чара оештырылачак.