Түбән Камадан Краснодарга очышлар саны артачак
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Азимут» авиакомпаниясе Түбән Камадан Краснодарга очышлар санын арттыра. Авиакомпания өстәмә дүртенче рейсын 6 августтан пәнҗешәмбе көннәрендә башлый. Шулай ук чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә дә рейслар башкарыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Барлык рейсларга билетлар ирекле сатуда. Иң арзан билет бәясе бер кешегә 12 886 сум тәшкил итә. Тулырак мәгълүмат: www.azimuth.aero
Сүз уңаеннан, әлеге лайнер һава судноларына Россиянең зур елгалары исемен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Кама» дип аталды.