Арча районы Югары Курса авылында «Илдус» мәчете ачылды
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 25 июльдә Арча районы Югары Курса авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа мәчет сафка басканчы биредә яшәүче авыл халкы намазларны Курсавилар вакытында төзелгән мәдрәсә бинасында укыган. Әлеге яңа мәчетне төзетү өчен Илһам Хисамиев зур көч куйган. «Илдус» исеме бирелгән яңа мәчеттә бар уңайлыклары булган тәһарәтханә, уку сыйныфлары бар.
Ачылыш тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Аллаһы Тәгаләнең сынаулары турында вәгазь сөйләде, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мәчетне төзетүгә зур көч куючыларга мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
«Мәчетләр — Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары. Кем Аллаһны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Мәчет бит аның Сөеклесенең йорты. Шуңа күрә, ул ничек тә булса күбрәк вакытын яраткан Раббысының йортында үткәрергә тырыша. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мәчетләр Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһтан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз», — дип ассызыклап узды Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Тантана өйлә намазы уку белән төгәлләнде.