Татарстанда эшсезләр саны 2020 ел башыннан алты тапкырга арткан
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда эшсезләр саны 2020 елның июнендә 68,5 мең кешегә җиткән. Узган ел җәйнең беренче аенда эшсезләр санын нибары 11,4 мең граждан тәшкил иткән булган. Бу хакта мәгълүмат «Ачык Татарстан» сайтында урнаштырылган.
Агымдагы елның гыйнварында республикада нибары 11,5 мең эшсез булган, ә апрель аенда исә бу күрсәткеч 4 тапкыр диярлек арткан. Хәзер бер вакансиягә 1,9 дәгъва кылучы исәпләнә, ә март аенда ук бу күрсәткеч 0,4 булган.
Җәйнең беренче аенда эш белән тәэмин итү хезмәтенә барлыгы 16,7 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 14,5 меңе Татарстанда яшәүче эшсез статусын алган һәм бары тик 2,3 мең кеше эшкә урнаштырылган.
Элегрәк ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, республикада эшсезлек темплары кимүгә бара, ә яңа кешеләр актив рәвештә хезмәт биржасына килә. Хезмәт министрлыгы башлыгы эшсезләргә эшкә урнашу мәсьәләсен көзгә кадәр кичектермәскә киңәш итте.