Татарстанда эвакуация комиссиясе составын яңарттылар
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда эвакуация комиссиясе составын яңарттылар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Документтан күренгәнчә, комиссия - даими эшләүче координация органы, аның төп максаты булып республика дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү, шулай ук тыныч вакытта эвакуация чараларын әзерләү һәм үткәрү тора.
Гадәти вакытта комиссия халыкны, шулай ук республиканың матди һәм мәдәни кыйммәтләрен эвакуацияләү һәм урнаштыру планын эшләү белән шөгыльләнә.
Гражданнар оборонасы буенча чаралар вакытында комиссия эвакуацияләнә торган халыкның категорияләрен һәм санын ачыклый, эвакуация органнарын, эвакуация планын һ. б. әзерлек дәрәҗәсенә китерә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин орган һәм составы турындагы нигезләмәне раслады. Комиссия рәисе итеп Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләнде.