Яшел Үзәндә ир-ат танышын үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып калдырган
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә ир-ат иптәшен үтергән һәм мәетне балалар коляскасына салып илтеп ташлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Июль уртасында Яшел Үзәндә күп санлы пычак яралары булган ир-ат мәете табылган. Өстәвенә, мәрхүмнең тәнендә пычак лезвиесе калган. Мәрхүмнең шәхесен ачыклаганнар - ул 2020 елның февраленнән хәбәрсез югалган 38 яшьлек кеше булып чыга. Җинаять кылуда шикләнеп, шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын тоткарлана. Ул февраль аенда ике ир-атның аның фатирында бәйрәм ясап өстәл артында утырулары хакында сөйли. Шунда утырганда 47 яшьлек ир-ат иптәшенә берничә тапкыр пычак белән кадый, тегесе шуннан үлә. Мәрхүмнең мәетен капчыкка салып, балалар коляскасында алып китә. Шуннан соң шаһит хатын-кызга үтерү белән яный. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тиздән шикләнелүчене Яшел Үзәнгә тикшерү эксперименты өчен китерәчәкләр, чөнки аны кеше талаган өчен хөкем итәргә өлгергәннәр инде.