Ижевскида «Татар кызы-2020» конкурсы финалы 2 августта узачак
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 2 августта Ижевскида «Татар кызы-2020» республика конкурсының озак көтелгән финалы була. Анда берничә сайлап алу этабын узган сигез татар кызы катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук быел беренче мәртәбә нәниләр арасында «Нәни Асылташ» бәйгесе үткәрелә. Җиңүче титулы өчен алты кыз көрәшәчәк. Финалда катнашучылар бер-берсе белән гүзәллек, күркәмлек, сөйкемлелектә генә түгел, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белү буенча да ярышачак. Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.