Рөстәм Миңнеханов ике атнага ял алды
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«27 июльдән 8 августка кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялда булачак», — диде ул.
Республика җитәкчесенең ял итү вакытында аның вазифаларын Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин башкарачак.