Чирмешән районында ятимнәр өчен ике йорт төзеп бетергәннәр
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Быел районда ике ятим бала тораклы булачак. Чирмешәннең Кәбиров урамында төзелгән йортлар хуҗаларын кабул итәргә әзер. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. «Әлеге йортларда төзелеш эшләре тәмамланды. Торак бирүгә исемлекне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслый», — ди район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Хуҗиханова. Бүгенге көндә районда 43 ятим бала торакка чиратта тора, шуларның унбише йорт яки фатирны Чирмешәндә алырга тели. Киләсе елда районда ятимнәргә шул кадәр (15) торак төзүне сорап документлар әзерләгәннәр, заявка биргәннәр. Хәзер ятимнәргә торакны үзләре теләгән шәһәрдә алу мөмкинлеге бар. 14 яше тулгач бала торак алуга чиратка куела. 18 яше тулгач, ул торак алу хокукына ия була. Ятим бала әлеге торакта 5 ел дәвамында социаль наем буенча яши, шул вакыт эчендә аңа карата дәгъвалар булмаса, ул аны хосусыйлаштырырга хокуклы, диелә бу хәбәрдә.