«Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасы турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасына багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисеИлдар Гыйльметдинов Илдар, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашачак. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru