Ютазыда «Чиста ярлар» акциясе узды
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», « Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылды. Алар Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды. Бу хакта район газетасы яза.
Өмәдә 22 кеше катнашкан, 23 капчыкны чүп-чар җыелган.
«Без беренче тапкыр өмәгә чыкканда, күл ярларындагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Хәзер вәзгыять арурак. Чөнки тормыш урында тормый. Су буе ярларында да халык чүп-чар ташламаска һичшиксез күнегәчәк. Чөнки бу безнең туган җиребез һәм безгә, безнең балаларыбызга биредә яшәргә», — дип сөйләде район инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов.