Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр. «Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә. Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны — Сәлимҗанов урамындагы «Алтын» кибетеннән җәяүлеләр юлы янәшәсендәге тал буендагы кызыл эскәмияләр. Сылтама аша кереп теркәлү узарга кирәк.