Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне Бастрыкин үз контроленә алган
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне контрольгә алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ведомство башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә тикшерү уздырырга һәм булган хәлләрне хокукый бәяләргә күрсәтмә бирде.
«Татар-информ» Түбән Камада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Анда адекват булмаган ир-атның шәһәр паркында хатын-кызларга һөҗүм итүе күренә. Җинаятьчене тоткарлыйлар һәм административ җаваплылыкка тарталар. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.