Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2020

КФУда 2020 елның иң яхшы 23 студентына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды

0
КФУда 2020 елның иң яхшы 23 студентына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетында 2020 елның иң яхшы чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бүләкләү уку йортының төп бинасы бакчасында ачык һавада оештырылды. Тантана башлануга бер көн кала барлык кеше коронавируска тест тапшырды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров «бик яхшы» билгеләренә тәмамлаган студентларга 23 диплом, Рәхмәт хаты һәм истәлекле сыннар тапшырды, шуннан соң аңа традицион татар орнаменты белән эшләнгән чыгарылыш студентларына бирелә торган махсус башлык бүләк иттеләр.

«Әлеге тантанада КФУның иң алдынгы студентлары утыра, бәйрәм, гадәт буенча, ректор катнашында уздырыла. Монда уңган-булганнар гына түгел, иҗатта, спортта һәм җәмәгать тормышында үзләрен күрсәткән кешеләр дә бар», — дип билгеләп үтте Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

Чыгарылыш студенты Алинә Сысоева Казан университеты тудырган шартлар һәм мөмкинлекләр өчен рәхмәтле булуын сөйләде. «Мин бүген чиксез бәхетле. Диплом тапшыру тантанасының үзгәртелгән форматы бик шәп узды дип уйлыйм, тирә-якта якты төсләр, урамда җәй, күңел күтәренке», — дип уртаклашты ул.

«Тантанага әнием һәм сеңлем белән килдем, чөнки диплом бирү тантанасы гаиләбез өчен уртак бәйрәм. Ничек шатланмыйсың, ди?! Коронавирус булу сәбәпле, гадәти булмаган форматта үтсә дә, ул минем хәтердә мәңгегә истә калыр. Университет турында балаларым, оныкларыма сөйләрмен. Киләчәктә иң еш кунаклар булырбыз», — диде КФУның Психология һәм мәгариф институты студенты Гөлчәчәк.

Ректор бүләкләү тантанасында чыгарылыш студентлары күпкә күбрәк булуын искәртте, әмма коронавирус аркасында чикләүләр кертергә туры килүен әйтте. «Күп еллар дәвамында бәйрәмне  университетыбызның Императорлар залында үткәрә идек, миңа калса, киләсе елларда аны нәкъ шушы урында уздыра башларбыз», — дип тәкъдим итте ул.

Илшат Гафуров чыгарылыш студентларына бернинди авырлык алдында да кулларын төшермәскә өндәде. «Кризис килә дә, китә ул. Безнең бурычыбыз — һәрвакыт алга бару. Барлык эшләрегездә уңышлар телим. Университетның ишекләре сезнең өчен гел ачык. Сезнең исемнәрегез Чыгарылыш ассоциациясендә иң яхшы чыгарылышлар дип кертеләчәк. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет телим», — диде ректор татар телендә.

Барлык чыгарылыш студентлары да битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән иде. Тантана ахырында барысы да «ура» дип әйтеп, башлыкларын җилгә очырды. Ректор һәм аның проректорлары белән әлеге 23 студент истәлеккә күмәк фотога төште.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике


Спорт в России и мире
Москва

Баскетбольный «Зенит» с разницей в 14 очков проиграл в Москве ЦСКА и уступает в полуфинальной серии Единой Лиги ВТБ со счётом 1–2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

10 РЕДКИХ животных из Красной книги, которых можно встретить в Москве





Путин в России и мире
Москва

Обучила 24 женщин-снайперов: Кто сидел на параде рядом с Путиным?


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко назвал ТЯО исключительно оружием сдерживания




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алла Пугачёва

Посол рассказала об «удачной интеграции» Пугачевой и других российских артистов в Израиле



Москва

Губернатор Воробьев: пока рано говорить о том, что будет на месте «Крокуса»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net