Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары»). Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды — бергә ике метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия Шитаева «Бүләк бирәм» акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Эскәтернең чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында «ТАССР 100 ел» дигән язуы урнаштырылган. Румия Шитаева осталыгын башкалар белән дә уртаклаша, белгәннәрен башкаларга да өйрәтә. Музейда сәламәтлеге чикле балаларның әниләре белән үткәргән мастер-класс барышында да энә белән бәйләү серләренә өйрәткән булган.
Якын киләчәктә аның кул эшләрен бергә туплаган шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйлар, диелә хәбәрдә.