РФ министрлар кабинеты медицина хезмәткәрләренә ял итү өчен 5 млрд сум бүлеп бирәчәк
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коронавируслы пациентлар белән эшләү өчен стимуллаштыручы түләүләр алган медиклар өчен ялларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә караганда, акчалар табиблар, урта һәм кече медперсонал, «ашыгыч ярдәм» машина йөртүчеләр һәм хакимият органнары карамагындагы медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен каралган. Алар ял яки ял өчен компенсацияләр түләүгә китәчәк. «Аларны исәпләгәндә өстәмә стимуллаштыручы түләүләр дә исәпкә алыначак, — диде Премьер-министр. — Бу хезмәткәрләрнең хокукларын җентекләп үтәү бик мөһим». Акча РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп биреләчәк.