Әлмәттә Россия Конституциясенә теләктәшлек йөзенннән велоузыш үткәрелде
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе «Яшь Гвардия» активистлары белән берлектә РФ Конституциясен яклау йөзеннән велоузыш үткәрделәр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне — 79,36% шәһәр сайлаучылары һәм район халкының 83,85% ы хуплады. Тавыш бирүдә шәһәрдә сайлаучыларның 81,34%ы һәм районда 88,99%ы катнашты.
Тавыш бирү өчен бер атна вакыт кешеләрнең күп җыелуын булдырмаска һәм барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәргә мөмкинлек бирде. 1 июльгә кадәр 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр халык тиз, оператив һәм куркынычсыз тавыш бирә алды.