Чаллыда әнисенең банк картасыннан акча урлаган яшүсмергә карата эш кузгатылган
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Чаллыда әнисе карточкасыннан акча урлаган яшүсмергә карата эш кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Ачыкланганча, әни кешенең банк картасыннан 17 яшьлек улы акча урлаган һәм бөтен акчаны туздырган. Мондый хәл беренче тапкыр гына күзәтелмәгән. Банк счетыннан акча урлау турында эш кузгатылган.