Алты яшьлек кыз балалар мәйданчыгында тимер баскычтан егылып төшкән
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Балалар мәйданчыгында 6 яшьлек кыз бала тимер баскычтан егылып төшкәч, эш кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Республиканың Тукай районы Теләнче-Тамак авылында 6 яшьлек кыз бала балалар мәйданчыгында күпер рәвешендәге тимер баскычтан егылып төшкән. Умрау сөяге һәм теш казнасы сынган баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Тикшерү комитеты ваемсызлык турында эш кузгатты.