Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл республиканың Ютазы районында булган. Бәйрәкә авылында «Фольксваген Поло» автомобиле шәхси бакчага килеп кергән, аннан ян ягына ауган. Бәхеткә, шофер һәлакәттә зыян күрмәгән.