Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты төзелде
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2030 елда Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы турында боерыкка кул куйды. «Хәзерге вакытта оештыру комитетының беренче утырышында кабул ителәчәк чаралар планын формалаштыру буенча эш алып барыла», - дип хәбәр итә Интерфакс. Элегрәк Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итү инициативасы белән чыккан иде һәм бу тәкъдимне РФ Президенты Владимир Путин хуплады. Читать дальше...