59-летняя россиянка стала жертвой ДТП в Турции
Ее сбила машина.
Ее сбила машина.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үстерелгән зур помидорның фотосурәтен Instagram социаль челтәрендә үз битендә урнаштырган. Помидорның авырлыгы — 926 грамм. «Безнең бакчадан уңыш!» — дип язып куйган ТР Президенты фотография астына. Фото социаль челтәрдән файдаланучылар арасында шактый реакция тудырды. «Бу вакциналаштырылган помидор бит», — дип шаярткан комментария калдыручыларның берсе.
Корылык аркасында быел кышын терлек азыгына да кытлык булуы мөмкин.
Нурлат районы хуҗалыкларында бүгенге көндә тәүлегенә 119,9 тонна сөт савыла, бу узган елның шул чорына карата 110 процент.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Пенсионерларга коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән өчен пособие түләргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә хатына сылтама белән РИА Новости яза. Өлкән яшьтәге гражданнар коронавирустан прививка ясатса, матди кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, Бу мәсьәләдә бердәм федераль карар булырга тиеш, ди депутат. «COVID-19дан вакцинация узган өчен картлык буенча пенсия алучы... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан юлында машинага ут капканнан соң чокырга төшеп киткән. Йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Авария кичә кич Баулы районының Уба авылы янында булган, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хәл турында 101 нче янгын сагы чакыру номеры буенча кичке сәгать унда хәбәр иттеләр. Daewoo Nexia машина йөртүчесе төп юлга чыкканда чокырга төшкән һәм машина яна башлаган. ... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов вафат булган. Бу хакта режиссер Шәриф Раушан хәбәр итте. Харис Нигъмәтҗанов халык музыка уен кораллары ансамблен оештырган һәм аны дистәләгән еллар буена җитәкләгән.
(Менделеевск, 19 июль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» ). 14 августта 15.00 сәгатьтә Менделеевскида, шәһәр көнендә «Менделеевские новости» редакциясе, район ЗАГС бүлеге, «Юность» кинотеатры «Кәләшләр парады-2021» үткәрә. Кәләшләр парадында теләге булган һәр кыз һәм хатын-кыз катнаша ала. Катнашучының гаилә хәле мөһим түгел, ул кәләш, ул кияүдәге хатын-кыз, әлегә кияүдә җыенмаган кыз булырга мөмкин. Катнашучы парадка туй күлмәгендә, прическа һәм макияж ясап килергә тиеш. Проектта катнашучыларны... Читать дальше...
(Тәтеш, 19 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таннары» , Елена Калашникова). Тәтешнең стендка ату мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Кубогы кысаларында «спортинг-компакт» күнегүендә ярышлар узды. “Спортинг-компакт» — спорт-аучылык ату төрләренең берсе. Мишеньнәр кошларның очышын һәм хайваннар йөгерүен кабатлый, шуңа күрә бу мишеньгә эләгүне катлауландыра», — дип билгеләп үтте Тәтешнең стендка ату мәктәбе директоры Андрей Кушагин. Ярышларда Мәскәү, Казан, Самара, Тольятти, Байлар Сабасы, Волжски һәм Тәтештән 20 атучы катнашты.
(Сарман, 19 июль, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Бу көннәрдә Сарман районы үзәгендә өченче — «Бәрәкәт» мәчете ачылды. Сарманлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров килде. Бәйрәм тантанасында катнашучыларны ул, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков сәламләде, район халкына иман байлыгы, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләделәр. Аннан барысы да мәчеткә узды, мәчетне хөрмәтләү намазы укылды, азан әйттеләр. Читать дальше...
Пенсиядәге кешеләр акча җитмәүгә зарлана, сатучылар уңыш булмауга сылтый, ә белгечләр Русия икътисадының җитешсезлеген күрсәтә.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.