Лениногорск паркында кешеләр утырган күзәтү тәгәрмәче туктап калган
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорск паркында күзәтү тәгәрмәче төзек булмаган һәм кешеләр утырган килеш туктап калган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, кичә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Лениногорскида Горький исемендәге паркта күзәтү тәгәрмәче тукталып калган. Аттракцион ватылган һәм 10 минут чамасы хәрәкәтсез торган. Урынга ремонт бригадасы килгән. Бригада эшчеләре тәгәрмәчне әйләндереп, анда калган кешеләрне төшергән.