Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар «Катюша» җырын татарча башкарган
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Ерак һәм якын чит илләрдәге татар оешмалары активистлары «Катюша» җырын татар телендә башкарган. Видеоны YouTube хостингына куйганнар. Проектның авторы — Анталия татарлары оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова, җырны татар теленә Лилия Мутагирова тәрҗемә иткән. Проектта Рөстәм Асаев (Россия, Татарстан), Миләүшә Габсәләмова (Финляндия), Лилия Мутагирова (Чехия), Руслан Абдрафиков (Россия), Диләфрүз Сабитова (Швейцария), Лира Гайнетдинова (Төркия), Әдилә Усманова (Канада)... Читать дальше...