Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 очрагы ачыкланган
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән элемтәдә булган. «24 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйләрендә дәваланачак», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 30 яшьтән 50 яшькәчә төркемдә авыручылар саны күп, 17 кеше тәшкил итә. Шулай ук 70 яшьтән 80 яшькәчә төркемдә дә ун кеше авырый. Шул ук вакытта өч балигъ булмаган бала һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше ковид йоктырган. Читать дальше...