Тәтеш районының Әтрәч авылы терлекчеләре блогерларга әверелгән
(Тәтеш, 22 февраль, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары », Сания Сәмигуллина). Тәтеш районы Әтрәч авылының «Нур» хуҗалыгының тырыш эшчәннәре, иң актив татар блогерлары Мәрзия һәм Васыйл Юнысовлар җыр-моң дәрьясына чумарга, кызыклы видеолар төшерергә дә вакыт таба. Мәрзия сүзләренчә, ул сценарий авторы, режиссер-куючы, видеооператор да. Ул аш-су остасы һәм кунакчыл хатын, аның коймак, пирог һәм күмәчләре уңып пешә. Авыл терлекчеләренең тормышы кайнап тора. Алар 120 бозау карый, шулай ук үгезләр, сыер һәм йорт кошлары да асрый. Казаннан еш кына уллары Фирдүс һәм кызы Фирүзә үз гаиләләре белән кайта, бу көннәрдә табын ризыктан сыгылып тора. Ата-аналар балаларга гаилә тәртипләре, үзара аңлашу, хезмәт сөючән һәм кешеләргә карата сизгер мөнәсәбәт эстафетасын тапшырган. Ир белән хатын социаль челтәрләрдә авыл тормышы турында фото- һәм видео урнаштыра. Аларның «ТикТок» соцчелтәренә куйган видеоларын яратып карыйлар. Авылдашлары аларга чын күңелдән соклана: «Мәрзия белән Васил һәркайда өлгерә. Кешеләргә шатлык бүләк итеп яшиләр. Без бит авылны җырсыз-гармунсыз күз алдына да китерә алмыйбыз», — диләр алар.