Белгеч: Күзлек кигән кешеләргә коронавирус сирәгрәк йога
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Һиндстан галимнәре күзлек коронавирус таралуга каршы тора алуын исбатлаган.
Тикшеренүчеләр ковид белән авырый торган 300дән артык пациент арасында сорауштыру үткәргән. Аларның 19 проценты даими күзлек киеп йөрүчеләр булган. Чагыштыру буенча көнгә сигез сәгать күзлек киеп йөрүчеләр инфекцияне сирәгрәк йоктыруы ачыкланган. Бу турыда The Sunday Telegraph-ка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Моның шулай булуына аңлатма гади — алар куллары белән күзләренә сирәк тотына һәм инфекция кертү куркынычы азрак. Уртача алганда, бер сәгатьтә кеше битенә 23 тапкыр, ә күзләренә өч тапкыр кагыла.