Татарстанда узган тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «21 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. Өчесе – 18 яшькә җитмәгән. Читать дальше...