Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 15.01.2021

Миңнеханов янә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан,15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды. Карар Мәскәүдә Гайдар форумы киңлекләрендә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Татарстан Республикасы Президенты Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздыра. Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Алексеевск районының Кыркүл авылында ике бала суыкта калып өшегәннән соң, муниципалитет хезмәткәрләрен ваемсызлыкта гаепләп, җәзага тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Прокурор тикшерүе вакытында фаҗига булган гаиләнең исәптә тормавы ачыкланган. Шулай итеп, муниципалитет һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре гаиләдә хәлнең имин булмаганлыгын ачыкламаган һәм балалар хокукларын яклау буенча чаралар күрмәгән. Читать дальше...



"Татар әле басма матбугат укудан туктарга җыенмый"

Azatliq.org 

2021 елның беренче ярты еллыгына матбугака язылу тәмам. Басма, бигрәк тә хосусый матбугатның хәле ничек? Шул хакта "Безнең гәҗит" газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм "Язмыш кочагы", "Ясминә", "Безнең авыл гайбрәте", "Гыйбратханә" дигән дүрт газет чыгаручы Лилия Сөнгатуллина белән сөйләштек.

Миңнеханов: Махсус Олимпиада Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә этәргеч бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда узачак Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибарны җәлеп итәчәк. Ул Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә һәм инвалидларны адаптацияләү өчен яңа инструментлар булдыруга яңа импульс бирәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы мәйданчыгында белдерде. «Махсус Олимпиада безнең илгә WorldSkills дөнья чемпионатын уздырганнан соң булган кебек җитди этәргеч бирәчәк. Без бу эш юнәлешләренең тулаем илебез өчен бик мөһим булуын күрсәттек», — диде ул. Читать дальше...



Рауза Солтанова Актаныш районы осталарының сәнгать мирасы белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Актаныш районының традицион һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган докладында җирле халыкның туку һәм чигү осталыгы, милли костюмнарны тегү үзенчәлекләрен атады. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә әйтте. «Галимнәр Актаныш районын тарихи традицияләр ягыннан Казан татарларының Көнчыгыш этнографик төркеменә кертеп карый. Читать дальше...

Мәктәптән китәргә мәҗбүр булган укытучы «Интертат»тагы язмадан соң эшенә кире кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 185нче санлы күп профильле лицееннан китәргә мәҗбүр булган башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Садыйкова «Интертат» сайтында чыккан материалдан соң мәктәпкә кире кайткан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә балаларын шул мәктәпкә йөртүче ата-аналар хәбәр итте. «Безнең яраткан укытучыбыз Эльвира Мирсагитовна янәдән безнең белән. Бу искиткеч яңалыкны безгә 14 гыйнвар көнне җыелышта мәктәп директоры Наталья Вадимовна әйтте. Бүгенге көннән укытучыбыз эшкә чыкты. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Махсус Олимпиада биш мәйданчыкта узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның спорт һәм туристлык инфраструктурасы Махсус Олимпиада — 2020не үткәрүгә әзер. Республика оештыру комитеты ярышларда катнашучыларны ничек каршы алачагы һәм урнаштырачагы турында карар кабул итте инде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Олимпиада 7 спорт төре буенча узачак, 5 спорт комплексы җәлеп ителәчәк. Без кунакларның, спортчыларның кайда яшәячәкләрен, ярышларның кайда узачагын, ничек оештырылачагын кайгырттык», — диде Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Гөлнара Габдрахманова: Башкортстан татарларында татарлык күпкә тирәнрәк

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең төрле төбәкләре белән чагыштырганда, Башкортстан татарларында татарчылык күпкә тирәнрәк. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Гадрахманова шушы фикерен Актанышта фәнни-гамәли конференциядә әйтте. Ул дистанцион рәвештә «Башкортстан татарларының гаилә һәм хезмәт кыйммәтләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. Россиянең төрле төбәкләрендә экспедицияләр уздырылганын әйтте.  «Төрле төбәк татарларына тел... Читать дальше...

Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның һәр эшсез кешесенә хәзерге вакытта төбәкнең мәшгульлек хезмәтләре бер вакансия тәкъдим итә ала. Бу хакта бүген ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе алдыннан журналистларга хәбәр итте. «Бүгенге көндә эшсез сыйфатында 38,5 мең кеше исәптә тора. Әмма узган еллардан аерма бар. 2008, 2009, 2014 елгы кризисларда без хезмәт базарында аларның җитәрлек саны юклыктан вакансияләр тәкъдим итә алмаган идек. Читать дальше...

Марат Гыйбатдинов: Татар һәм башкорт халкының уртак мирасын бүләргә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов Башкортстан Республикасына нигез салуда катнашкан татар һәм башкорт халкының уртак мирасын бүлеп карарга ярамый дип саный. Бу фикерен ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә әйтте. «Башкорт хакимияте әгъзаларының берсе — Илдар Мутин кебек, татар зыялылары, лидерлары Башкортстан Республикасына нигез салуда катнашкан. Читать дальше...

Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы киңлегендә Coca-Cola компаниясенең Россиядәге генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Әңгәмә темасы чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Чүп-чарны аерым җыю өлешендә сезнең инфраструктур ярдәмегез бик файдалы», — диде ул. ТР Президенты хәзерге вакытта, пандемия кыенлыкларына карамастан, Россия тарихында беренче Махсус... Читать дальше...

2021 елдан гадиләштерелгән салым түләү системасына күчү өчен ике атна вакыт бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елдан гадиләштерелгән салым түләү системасына (УСН) күчәргә теләгән шәхси эшмәкәрләр 1 февральгә кадәр Федераль Салым хезмәтенә гариза җибәрә ала. Әлеге срок 2020 ел азагына кадәр исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) түләгән эшмәкәрләргә генә кагыла. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде. «Былтыр ЕНВД кулланган барлык салым түләүчеләр... Читать дальше...

Марат Гыйбатдинов: Актаныш җирлегендә борынгы татар кабиләләре варислары яши

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов хәзерге көндә Актанышта гәрәй, кыпчак, карабәк, кыргыс, байлар кебек борынгы татар кабиләләре варислары яшәвен әйтте. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде. «Бу — Актаныш халкының нәсел тамырларының бик борынгыдан килүен дәлилли. Әлеге шәҗәрәләр нәселләрнең таралыш географиясен дә күрсәтә. Читать дальше...

Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.  Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында ачыкланган, алар 30 кеше. 50дән 60 яшькә кадәргеләр 20 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге 19 авыручы теркәлгән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Ольга Бузова прошла плановый осмотр в больнице





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи





Актанышта Көнчыгыш Кама аръягы тарихына багышланган конференция уза

Azatliq.org 

Фәнни-гамәли чарада яңгыраячак чыгышлар татар халкы тарихын һәм Көнчыгыш Кама аръягы тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә, Көнчыгыш Кама аръягы диалекты проблемнарына багышлана.

Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Актанышта дәүләт театры ачылу ниятләнә. Бу хакта Актанышта фәнни-гамәли конференция ачылышында сәламләү чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте. «Актанышта „Агыйдел“ дәүләт җыр һәм бию ансамбле горурлык булып тора. Быел Актанышта дәүләт театры ачуны бурыч итеп куябыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу мәсьәләне эшләп бетерү бурычы куелды. Бу максатка ирешсәк, бу зур тарихи вакыйга булыр иде», — диде район башлыгы. Читать дальше...

Узган ел Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 500 млн сум акча тотылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан халкы 85 социаль ярдәм чарасыннан файдалана, шул исәптән 30ы — федераль һәм 50се — республика чаралары. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча социаль ведомство коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга биргән интервьюсында хәбәр итте. «2020 ел үзенчәлекле булды, ул безнең эшкә төзәтмәләр кертте. Социаль хезмәт үзгәртеп корылды, без дистанцион эшкә күчтек. Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында бер парны коткарганнар – алар ватылган автомобильдә туңып утырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында «Лада» җиңел машинасы ватылуы турында хәбәр алынган. Автомобильдә 49 яшьлек ир-ат һәм 46 яшьлек хатын-кыз булган, алар туңып утыруларын әйткән һәм ярдәм сораган. Чакыру буенча килгән 5нче зона коткаручылары... Читать дальше...

Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең яңа бинасы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенең яңа бинасы төзеләчәк. Бу хакта Актанышта фәнни-гамәли конференция ачылышында сәламләү чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. «Төп максатларыбызның берсе — төпле белем бирү, яңа технологияләргә өйрәтү. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия оешуга быел ун ел», — диде Энгель Фәттахов. Ул гимназиянең 2011 елда Президент Рөстәм Миңнеханов әмере белән барлыкка килгәнен искәртте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Imagine Dragons

Группа Imagine Dragons выпустит новый альбом



Москва

На полях Московского кинофестиваля вручили первые призы участникам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net