Миңнеханов Лениногорск аграрийларын терлекчелекне үстерергә өндәде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эш сәфәре вакытында күпьеллык үсемлек орлыкларын чистарту буенча завод эшчәнлеге белән танышты һәм муниципалитет вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Завод эшчеләре күпьеллык үләннәрнең югары репродукциясен үстерә, орлыкларны чистарта, эшкәртә һәм төргәкли. 2021 елда барлыгы 2 тоннага якын орлык чистартылган. Оешма республиканың Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман һәм Актаныш районнары, Оренбург һәм Самара өлкәләре, Чувашия республикасы, шулай ук Әрмәнстан өчен орлыклар чистарткан. Югары репродукция орлыклары Воронеж, Мәскәү һәм Курск өлкәләренә дә җибәрелгән.
Моннан тыш, Татарстан Президенты хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән дә очрашты. Лениногорск районы җитәкчесе Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, «чәчүнең 60 проценты диярлек төгәлләнгән», ягулык һәм ашламалар өчен бөтен субсидияләр дә алынган.
Рөстәм Миңнеханов маллар саны кимүгә игътибар юнәлтте. «Эшне көчәйтергә кирәк. Безнең территориядә терлекчелекне һичшиксез үстерергә кирәк, бу ихтыяҗ иң зур булган продуктлар, бигрәк тә сөт продукциясе», - диде Президент.
«Халыкның мал санын арттыруда халык кызыксынырлык итеп эшләргә кирәк. Моның өчен беренче чиратта нибары ике шарт булырга тиеш: терлек азыгы белән тәэмин итәргә һәм кулланучылар кооперативны үстерергә кирәк», - диде Татарстан Президенты район башлыгына һәм авыл советлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмәдә җәмәгать транспорты белән проблемалар булуы турында да әйтелде. Рөстәм Миңнеханов тиешле тәкъдимнәр эшләргә йөкләмә бирде.
«Катлаулы хәлгә дә карамастан, без бер генә программаны да туктатмадык. Быелга бөтен программалар да гарантияләнгән», - диде Президент.