Михаил Мурашко яшьләрнең ковидны авыр кичерә башлавы турында әйтте
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Яңа штаммнар аркасында 18-30 яшьлек кешеләр коронавирусны авыр кичерә башлаган. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, аларга барлык кешеләр белән беррәттән вакцинация һәм ревакцинация узарга кирәк «Бүген яңа штаммнар барлыкка килү аркасында, белгечләр авыру вазгыятенең үзгәрүе турында белдерә. Хәзер коронавирус инфекциясе өлкән кешеләргә генә түгел, ә яшьләргә дә куркыныч тудыра.18-30 яшьлекләр вирусны авыр кичерә башлады. Шуңа күрә алар да башкалар белән беррәттән вакцинация һәм ревакцинация узарга тиеш», — дип яза РИА Новости министрга сылтама белән.