Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Коммунистлар партиясенең йөз еллыгы уңаеннан котлау юллады
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Коммунистлар партиясенең йөз еллыгы уңаеннан партия Үзәк комитетының халыкара бүлеге мөдире Сун Тао адресына котлау юллады. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Бүген Кытай Коммунистлар партиясе — дөньякүләм зур сәяси көч, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең төп социаль үзгәрешләрен уздыруда, кешелек тарихында моңарчы булмаган икътисади уңышларга ирешүдә, илдәге тормыш дәрәҗәсенең һәм сыйфатының сизелерлек артуында ышанычлы нигез, бөек Кытай халкының идея илһамчысы булып тора», -диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлау хатында. Мөхәммәтшин сүзләренчә, «ККП нең гасырлык тарихында алтын хәрефләр белән марксизм-ленинизм концепциясен һәм идеяләрен үзләренчә кабул иткән һәм баеткан күренекле җитәкчеләрнең исемнәре язылган. Һәм бүген КХР Компартиясе сезнең мең еллык дәүләтегезнең масштаблы үзгәрешләрен оештыручы һәм инициаторы булып тора». Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, татарстанлылар ККП җитәкчеләренең ике державаның тигез хокуклы партнерлыгы һәм стратегик хезмәттәшлеге кысаларында киләчәктә региональ хезмәттәшлекне үстерү буенча эзлекле сәясәтен хуплыйлар. «Без инвестиция диалогын активлаштыру, Татарстанның, һәм гомумән, Россиянең уңай инновацион климатын ныгыту өчен уңайлы иҗтимагый-сәяси кыр үсешенә үз өлешләрен кертә торган Кытай Халык Республикасы партнерларының инициативаларын хуплыйбыз, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы депутатлары алга таба да дустанә хезмәттәшлек темпларын киметмәскә ниятләүләрен билгеләп.