Татарстанда коронавирус йоктырган тагын бер пациент терелде
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда Cоvid-19 белән зарарланган тагын бер пациент терелде. Бу хакта Коронавирус белән көрәшү буенча республика оператив штабы хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, республикада 19 авыручының 17се хастаханәләрдә кала, диделәр штабта.