Түбән Кама мэры медицина оешмаларының авыруларны кабул итәргә әзерлеген тикшерде
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин 14 көнлек үз-үзен изоляцияләүдә булганнан соң, эшкә чыкты. Оператив штабта шәһәр һәм район медицина оешмаларының коронавирус йоктыру билгеләре булган авыруларга ярдәм күрсәтү әзерлегенә бәйле мәсьәләләр каралды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...