Чүпрәле районында ике авыл арасында юл өзелде
(Чүпрәле, 13 март, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районының Иске Задур белән Яңа Задур авыллары арасында юл өзелгән. Алар бу турыда район редакциясенә хәбәр иткән.
Читать дальше...
(Чүпрәле, 13 март, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районының Иске Задур белән Яңа Задур авыллары арасында юл өзелгән. Алар бу турыда район редакциясенә хәбәр иткән.
Читать дальше...
(Әгерҗе, 13 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» район конкурсы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәкъдиме белән уздырылды. Тәүге тапкыр узган бәйгедә җиңүче булып 2нче мәктәп педагогы Наталья Мөфтәхетдинова танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина зур тизлек белән баганага килеп бәрелгән, йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт радиосы Башкортстан радиосы белән берлектә «Безгә тылмач кирәкми» дип аталган алмаш тапшырулар циклын яңартып җибәргән. Бу хакта радио журналисты Раил Садретдинов хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Covid-19 турында мәгълүмат бүлеге барлыкка килде.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанга килгән Андрей Первозванный фондының попечительлек советы рәисе Владимир Якунин белән сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә биш катлы йортның подвалында янгын чыккан. Ул йорттан өч баланы коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле композитор Ренат Еникеев соңгы юлга Татарстан композиторлар берлегеннән озатылачак. Бу хакта Композиторлар берлеге идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
(Чаллы, 13 март, «Татар-информ»). 13 мартта «Җәмигъ» мәчетенең төзелеш мәйданчыгында Чаллы хакимияте башлыгы имам-мөхтәсиб Алфас хәзрәт Гайфуллин һәм шәһәр мәчетләре имамнары белән очрашты. Бу турыда Чаллы мөхтәсибәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 20 мартта 19:00 сәгатьтә Мәскәүдәге «Октябрь» киноүзәге залында «Россия 1» телеканалының «Зөләйха күзләрен ача» сериалыннан беренче тапкыр өзекләр күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә «Русское» кинокомпаниясенең PR-директоры Екатерина Воронцова хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 16 мартка планлаштырылган 38нче сессиясен билгесез срокка кичектерде. Бу карар Франциядә коронавирус таралу сәбәпле, кабул ителгән. Утырыш күчерелү сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, конгрессның мактаулы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка сәфәрен кичектерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Түбән Камада һәм Алабугада социаль әһәмиятле объектлар төзү барышын бәяләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобуска аткан егет гафу үтенде һәм зыян өчен түләргә вәгъдә итте. Бу турыда Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова «Татар-информ» хезмәткәренә күренекле әдипләрнең әсәрләреннән яңа аудиокитаплар яздыруы турында әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Муниципалитетларда фермер хуҗалыкларын үстерү эшләренә анализ ясарга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында узган зона семинар-киңәшмәсендә сөйләде. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләрне саклаячак. Бу турыда журналистларга Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген 83нче яшендә танылган композитор Ренат Еникеев вафат булды. Бу хакта Россия Композиторлар берлеге хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим керелү сәбәпле, «Ак Барс» хоккей клубы җанатарларга «Салават Юлаев"ка каршы матчка билет алучыларга акчаны кайтарачак. Бу хакта клуб сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Г.Тукай әдәби музее белән берлектә, «ШАЯН ТВ» каналы «Йолдызлы экскурсия» проектын уздырды. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру турында гариза бирде. Унберенче сыйныфта белем алучы дүрт укучы бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) испан теленнән тапшыру теләген белдерде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 2020 елның 19-21 март көннәрендә уздырылырга тиешле IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячак. Бу коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында кертелгән махсус режим белән бәйле, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова) 11 март көнне Казан клубының конференциянең ярымфиналында уйнаячак көндәше ачыкланды. «Салават Юлаев» хоккей командасы «Авангард» клубын 4:1 исәбе белән отып, серия җиңүчесе булды.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якын көннәрдә Арктиканың салкын һавасы Татарстанга салкыннар һәм юеш кар алып киләчәк. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче ир-ат, йөзен медицина битлеге белән каплап, микрозаймнар офисын талаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Июнь яки июль айларында дөньяда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алырга мөмкин. Фундаменталь һәм трансляцион медицина тикшеренү үзәгенең йогышлы авыруларны эксперименталь модельләштерү һәм патогенез бүлеге җитәкчесе Александр Шестопалов шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.