123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16 17
18
19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 16.03.2020

Владимир Путин: Россия санкцияләргә «төкерә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия санкцияләргә «төкерә», чөнки санкцияләр аркасында югалткан 50 млрд долларны ил компенсацияли алды инде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ТАССның «Владимир Путинга 20 сорау» проекты интервьюсында әйтте.

Читать дальше...

Хоккейчыларның күпчелеге, шулай ук «Ак Барс» уенчылары, плей-оффны туктату яклы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Плей-оффның икенче раундына чыккан Континенталь хоккей лигасы клублары хоккейчыларының 60 проценты уеннарны туктату яклы. Бу хакта уенчылар арасында аноним сораштыру үткәргән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Читать дальше...

Пенсия алды яшендәге кешеләрне пенсиягә иртәрәк чыгару мөмкинлеген карыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бер ел дәвамында эшкә урнаша алмаучыларга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга рөхсәт итә торган закон проекты эшләнгән. Аны Россия Дәүләт Думасы һәм «Бердәм Россия» партиясе депутаты Андрей Барышев парламентның түбәнге палатасына кертте. Әлеге проект буенча хатын-кызларга 55 яшьтән, ә ир-атларга 60 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеген бирү карала. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итте.

Читать дальше...



Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, мәгълүмат чаралары өчен брифинглар онлайнга күчте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан Хөкүмәтендә матбугат чаралары вәкилләре өчен брифинглар онлайн-форматка күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевны республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалады. Документ тексты Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Мәктәп укучыларының ата-аналарына Россия буенча сәфәргә бармаска киңәш ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның ата-аналарына Covid-19 коронавирусы аркасында хәтта Россия төбәкләре буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Читать дальше...

Республика халкының яртысы диярлек йокысы бозылудан интегә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы халкының яртысы диярлек йокысы бозылудан интегә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә медицина фәннәре кандидаты Юлия Трошина әйтте.

Читать дальше...

Чаллыда каникул вакытында балаларны чит илгә алып бармый торырга киңәш ителде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбедә шәһәр халкына коронавирус вазгыятенең бөтен кискенлеген аңларга һәм язгы каникул вакытында балалар белән чит илгә сәфәр кылудан баш тартырга өндәде.

Читать дальше...



Курчак театры сугышта аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр турында спектакль чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры сугыш темасының яктыртылмаган ягы — аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр язмышы турында өлкәннәр өчен курчак спектакле чыгарды. Театр «Самоварлар» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Читать дальше...

Җәлил исемендәге опера һәм балет театры труппасы ике атналык карантин уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артистлары күптән түгел Нидерландтан кайтты. Хәзерге вакытта алар ике атналык карантинда. Бу турыда директор ярдәмчесе Наталья Феоктистова хәбәр итте.

Читать дальше...

Начар йоклаучыларда инфаркт, инсульт, яман шеш куркынычы берничә тапкыр арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Начар йоклаучы кешеләрдә инфаркт, инсульт куркынычы дүрт тапкыр, онкологик авырулар үсеше берничә тапкыр арта. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов әйтте.

Читать дальше...

Казан мэриясе инешләр янында урнашкан йортларны су басу куркынычы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан башкаласында инешләр янындагы йортларны су басу куркынычы бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Читать дальше...

Белгечләр йокысызлык аркасында килеп чыккан җитди аварияләр турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә йокысызлык аркасында килеп чыккан куркыныч аварияләргә мисаллар китерелде. Алар хакында Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

Читать дальше...

Миңнеханов сәүдә челтәрләрендә товарларны контрольдә тоту буенча штаб төзергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә республика кибетләрендә кирәк булган азык-төлекләр һәм көндәлек кирәкле товарлар булуны аерым контрольгә алуны йөкләде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы социаль түләүләрне билгеләүне гадиләштерергә кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков күпчелек пособиеләрне гражданнардан белешмәләр алмыйча билгеләүгә күчүнең мөһимлеге турында әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб Эдуард Якубов: Начар йоклаучы кешенең иммунитеты төшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Начар йоклаучы кеше үзен начар хис итеп кенә калмый, аның иммунитеты төшә. Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов мәдәнияткә дәүләт тарафыннан ярдәм итүне уңай бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Конституциягә Россиядә мәдәнияткә дәүләт ярдәм итә һәм саклый дигән төзәтмәләр — дөрес. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Читать дальше...

Түбән Новгород кешесе самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгород кешесе Казанга төшкән самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен 15 тәүлеккә төрмәгә утырырга мөмкин. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Транспортта идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...


Музыкальные новости
Дима Билан

Дима Билан стал «Мистером Х» в проекте “Новая битва экстрасенсов” на ТНТ





Персональные новости
Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки





Башкортстанда коронавирус аркасында ашыгыч рәвештә инфекцион хастаханә төзиячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәк хакимияте коронавирус буенча начар эпидемиологик вазгыять туган очракка берничә ай эчендә яңа инфекцион хастаханә төзеләчәген хәбәр итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы пенсияләр билгеләүне автоматлаштырырга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 2021 елдан башлап Россиядә пенсияләр билгеләүне автоматлаштыру механизмына күчәргә җыеналар. Бу хакта «Известия» Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Пенсия белән тәэмин итүгә хокукны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектына сылтама белән яза.

Читать дальше...

Коронавируслы тормыш: Татарстанда нинди үзгәрешләр бар? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина). Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) аны пандемия буларак бәяләде. Безнең өчен бу ни дигән сүз һәм борчылырга сәбәп бармы? Халык теленнән һәм яңалыклардан төшмәгән коронавируска бәйле вазгыять турында аңлатабыз.

Читать дальше...

Тукай районында «Безнең ишегалды» проектын эшләтү өчен законсыз корылмалар сүтелә

Tatar-inform.tatar 

(Тукай районы, 16 март, «Татар-информ», «Якты юл», Эльвира Абдуллина). Тукай районында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның беренче этабы башланды. Аның кысаларында күпфатирлы йортларның ишегаллары һәм аңа якын территория чистартыла. Муниципаль җирләрдә документларга нигезләнмичә төзелгән законсыз корылмалардан арыну эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Sitronics Group рассказала о достижениях компании в области корпоративного спорта


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Черундоло и пробился в 1/8 финала турнира ATP в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Хамовники побили пятилетний рекорд по количеству сделок с недвижимостью





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Ольга Бузова стала человеком-невидимкой на ТВ-3 в новом сезоне легендарного шоу о звёздах



Москва

Псковский музей-заповедник вошёл в топ-20 музеев России по медиаиндексу

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net