Әлмәт хастаханәсе персоналы коронавирус йоктыру турындагы мәгълүматны кире кактылар
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Алексей Новиков). Әлмәт үзәк район хастаханәсе табибы «Инстаграм» социаль челтәрендәге үзенең аккаунтында коронавирус йоктырган пациент хатын-кыз турындагы мәгълүматны кире какты.
Элегрәк социаль челтәрләрдә хастаханәгә пневмония белән хатын-кыз китерелүе, авыруның учреждение персоналы белән контактта булуы турында мәгълүмат булды. Соңрак аңа, янәсе, коронавирус диагнозы куйганнар.
Хастаханә терапия бүлегенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип сөйләде.
«Коронавируслы дигән хатын-кызга карата, аның диагнозы расланмаган. Аны, чыннан да, алып киттеләр, әмма әлегә берни дә юк. Барлык бүлекләр дә эшли», - дип сөйләде Насретдинов.
Табиб үзе хәзер эш урынында булуына басым ясады, әлегә аңарда махсус саклану костюмы юк, борчылырлык сәбәп тә юк.