Татарстанда Күп функцияле үзәкләр 1 апрельдән эшне туктатачак
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда Күп функцияле үзәк офислары эшчәнлеге 1 апрельдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәсенә кадәр вакытлыча туктатыла. Бу хакта Татарстанда Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коронавирусны тоткарлау һәм республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү буенча чаралар катгыйлануга бәйле рәвештә, Татарстанда Күп функцияле үзәкләр эшне туктата», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда коронавирус таралуны кисәтү өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнен хәбәр иткән иде.