Кукмара районында юл һәлакәтендә ике җиңел машинаның йөртүчеләре имгәнгән
(Кукмара, 31 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче имгәнгән. Авария бүген кич Янсыбы борылышында булган. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Бүген 18.15 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән юлының 2нче чакрымында, Янсыбы авылына таба борылышта, «Лада Калина» һәм «Лифан» автомобильләре катнашында юл һәлакәте булды. «Лада Калина» автомабиленең 1970 елгы йөртүчесе Шәмәрдәннән Кукмарага таба хәрәкәт иткән вакытта идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм 1990 елгы хатын-кыз идарә иткән „Лифан“ автомобиле белән бәрелешә», — диделәр ЮХИДИдә.
Ике автомобиль дә җитди зыян күргән. Җиңел машиналарның алгы өлешләре ватылган.
Ә ике машина йөртүче дә төрле имгәнүләр белән район үзәк дәваханәсенә озатылган.