Татарстанда унбиш градуска кадәр җылы булачак
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген, 31 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Көндез республикада урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Төбәктә көндез һава температурасы 10-15 градуска кадәр күтәреләчәк.